Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме Алексеевск муниципаль районында булды

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

2023 елның 15-16 ноябрендә Татарстан Республикасы Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең күрсәтелгән юнәлештә эш оештыруны өйрәнү буенча эшче төркеме әгъзалары Татарстан Республикасының Алексеевск муниципаль районында күчмә тикшерү үткәрделәр.

Күчмә тикшерү барышында төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары, расланган план-бурыч нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләре буенча эшчәнлеген, шул исәптән “2014-2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору” дәүләт программасы үтәлешен тикшерделәр.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гайсин, район прокуроры Фәргать Шәйхәттаров, районның барлык хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды. Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эш төркеме эшенә нәтиҗәләр ясалды һәм тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International