2023 елның 20 ноябрендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрелә. Бу көнне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын оештыра, ул «Гаилә бергә» гаилә кунакханәсендә 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр узачак.
Республика халкы балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча квалификацияле хокукый ярдәм ала алачак.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тармак ведомстволары һәм министрлыклары вәкилләре, Татарстанның Нотариаль палатасы, шулай ук ТР Адвокатлар палатасы караячак. Кешеләрнең ТР Юстиция министрлыгы, ТР буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, шулай ук Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләренә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булачак.
Юридик ярдәм конкрет нәтиҗәгә юнәлдерелгән - хокукый характердагы документлар төзү, телдән һәм язма консультацияләр. Консультация вакытында балалар өчен ТР Яшьләр министрлыгы волонтерлары анимация программасын үткәрәчәк.
Өстәмә мәгълүмат өчен 8(843)222-61-03 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.