Россия юристлары ассоциясе Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсенең футбол дружинасы Киров шәһәрендә 13 – 15 сентябрьләрдә узган Россия юристлары ассоциясенең төбәк бүлекчәләре командалары арасында узган IV Бөтенроссия турнирында җиңеп кайттылар. Анда Мәскәүдән, Туладан, Түбән Новгородтан, Кировтан, Чиләбедән, Марий Эл Республикасыннан, Коми Республикасыннан, Саратовтан, Ульяновсктан һәм Россия юристлары ассоциясенең Үзәк аппратыннан ун команда катнашты. Турнир ике этапта узды – алдагы һәм финал этаплары. Шобага белән командалар алдагы этапта уйнау өчен өч төркемгә бүленде. Татарстан командасы “С” төркемендә Саратов һәм Ульяновск төбәк бүлекчәләре дружиналары белән уйнады. Ачу тантанасында Россия юристлары ассоциясенең Киров төбәк бүлекчәсе попечительләр советы рәисе, Киров өлкәсе губернаторы Н. Белых катнашты, ул ярышларда катнашучыларны ихластан сәламләде. Алдагы этапта матчлар бер түгәрәклек түгәрәк системасы буенча төркемнәрдә уздырылды. Татарстанлылар саратовлылар белән уйнаганда исәпне ачмадылар, ә Ульяновсктан килгән команда белән уйнаганда 5:1 исәбе белән җиңделәр. Чирек финалда безнең команда Тула төбәк бүлекчәсеннән булган көндәшләрен 7:0 исәбе белән тар-мар китерде. Аннары ярымфиналда ул Түбән Новгород командасын да 5:1 исәбе белән җиңде һәм финалга чыкты. Финалда татарстанлыларның көндәшләре кировлылар булды. Матчның төп өлешендә җиңүчене билгеләп булмады, ул 2:2 исәбе белән тәмамланды. Турнир турындагы нигезләмә буенча матчтан соңгы пенальтилар сериясе билгеләнде, анда безнең футболчылар өстен булып чыкты– 4:3. Командабызны шушы җиңүләре белән котлыйбыз! Җиңүчеләр кубок һәм беренче дәрәҗә диплом алып кайттылар, уенчылар, тренер һәм җитәкчеләр медальләр белән бүләкләнде. Моннан тыш, безнең команда уенчысы “Иң яхшы капкачы” номинациясендә приз алды. “Көмеш” кировлылар командасыныкы булды, “бронза”ны Түбән Новгород һәм Саратов командалары бүлеште. Безнең команда составына Юристлар ассоциациясе әгъзалары – Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Югары суды һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре керде. Татарстан төбәк бүлекчәсе кировлыларга турнирны бик шәп оештырганнары өчен, кызыклы мәдәни программа һәм кунакчыллыклары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә. ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге