Татарстанда Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне узды

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Бүген, балаларга хокукый ярдәм көнендә, Татарстан Юстиция министрлыгы “Гаилә бергә” хәйрия фондының гаилә йортында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы урынбасары Жанна Старостина хәбәр иткәнчә, Бөтенроссия хокукый ярдәм көне балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча консультатив, хокукый ярдәм һәм юридик ярдәм күрсәтү максатында уза.

“Кабул итүгә 29 кеше килде, 40тан артык мәсьәлә каралды. Бүгенге чараның үзенчәлеге республика халкының төрле дәүләт хакимияте органнары белгечләре хезмәтләреннән файдаланып, проблемаларны хәл итү мөмкинлеге булуда. Шуңа күрә конкрет мөрәҗәгатьләр буенча карар кабул итүнең нәтиҗәлелеге берничә тапкыр арта”, – дип ассызыклады ул.

Еш кына мөрәҗәгатьләр социаль һәм пенсия тәэмин ителеше, торак, гаилә законнары мәсьәләләре буенча килә.

Консультацияләр вакытында балалар өчен “Көмеш волонтерлар” хәрәкәтендә катнашучылар анимация программасы үткәрделәр.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы чарада катнашучыларга уртак эш өчен рәхмәт белдерә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International