2023 елның 20-21 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме тарафыннан Балык Бистәсе районында хокук бозуларны профилактикалау субъектлары эшчәнлеген оештыруның аерым юнәлешләре, шул исәптән “2021-2023 елларга Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау буенча эшчәнлекне оештыру” дәүләт программасы үтәлеше өйрәнелде.
Эш йомгаклары буенча юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, Балык Бистәсе районы Советы Рәисе урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, Балык Бистәсе районы прокуроры Руслан Шакирҗанов рәислегендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районындагы оператив эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Раил Галимов һәм районның профилактика субъектлары вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәдә өч ел эчендә тикшерү нәтиҗәләре һәм агымдагы елда районда хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруның торышы турында фикер алыштылар, шулай ук эшче төркем әгъзаларының тәкъдимнәре дә яңгырады.