“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы кысаларында республика хакимият органнарында дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен стажировкалар үткәрелә.
2018 елдан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы “Коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” программасы буенча стажировка мәйданчыгы булып тора. Бүген Министрлыкта чираттагы стажировка ачылды.
Чара юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов, Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова, Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбенең белем бирү программалары җитәкчесе Светлана Гранкина, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында узды.
Стажировканы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының, шулай ук Әгерҗе, Биектау, Кайбыч, Саба, Сарман муниципаль районнарының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре узачак.
Стажировка программасы нормалар төзү эшчәнлеген оештыруны һәм гамәлгә ашыруны һәм норматив хокукый актларның коррупциягә каршы экспертизасын өйрәнүгә юнәлдерелгән.