Яңа бинага күчәчәкләр!

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе
Безнең сайтта хәбәр ителгәнчә, җәмәгать судьяларын урнаштыру өчен билгеләнгән биналар исемлегендә августта яңа объект барлыкка килде, анада тиз арада капиталь ремонт ясала башлады. Сүз Чаллы шәһәрендәге Һади Такташ урамы, 40/20дә урнашкан бина турында бара, аның гомуми мәйданы 4766 кв.метр. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов кушуы буенча аңа капиталь ремонт ясау өчен республика бюджетыннан 100,4 миллион сум бүлеп бирелгән иде.
Бинада ремонттан соң 20 Чаллы суд районы җәмәгать судьялары суд участоклары урнашачак, алар хәзерге вакытта гадел хөкем башкару өчен яраксыз бинада урнашкан. Җәмәгать судьялары һәм аларның аппараты 2013 елның азагында яңа бинага күчәчәк. Бинаны файдалануга тапшыруның мондый срогын Татарстан Республикасы Президенты билгеләде. Ремонтны тикшереп тору вазыйфалары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына йөкләнгән иде.   
Бүген юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина эш визиты белән Чаллы шәһәрендә булды, анда әлеге объектны йөреп чыкты. Ул ремонт бара торган бинадагы заманча төзелеш материалларын кулланып башкарылучы  эчке эшләрнең тиешенчә баруы белән канәгатьлек белдерде.
Бишенче катта ремонт төгәлләнгән инде һәм бүген үк җәмәгать судьяларын  кабул итәргә әзер, анда җәмәгать судьяларының планлаштырылган егерме суд участогыннан дүрт суд участогы урнашачак.   
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге    
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International