Казан шәһәре Башкарма комитетында Юстиция министрлыгы белән берлектә нормалар төзү эшчәнлегенең көнүзәк мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Чарада министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында Казан җирле үзидарә органнары актларын муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны рәсми рәвештә бастырып чыгару буенча эш нәтиҗәләре каралды.
“Гражданнарһәм юридик затлар муниципаль актлар турында мәгълүмат ала алсын өчен шартлар тудыру – җирле үзидарә органнарының һәм регистрны алып бару буенча вәкаләтле орган буларак Министрлыкның гомуми бурычы”, - дип билгеләп үтте Мөхәррәм Ибәтов.
Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар муниципаль регистрны тутыру буенча эшнең нәтиҗәлелеген арттыру турында карар кабул иттеләр.