Казан (Идел буе)федераль университетының Император залында “Ел юристы” югары юридик премиясен һәм Г.Ф. Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен тапшыру тантанасы узды.
Премия ел саен Юристлар көнен бәйрәм итү алдыннан бирелә һәм аларның җәмгыять һәм дәүләт алдындагы хезмәтләрен тану булып тора.
“Гадел хөкем” номинациясендә “Ел юристы” премиясен Казан шәһәренең Совет район суды рәисе Гыйниятуллина Лилия Нәкыйп кызына - Россия юристлар ассоциациясе әгъзасына тапшырып, Рөстәм Заһидуллин юриспруденциянең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуда, республиканың социаль-хокукый тормышын яхшыртуда кирәклеген һәм әһәмиятен билгеләп үтте.
“Бу катлаулы, зур белем таләп итә торган һөнәр, ул сыйфатлы хокукый мохит формалаштыруга, Татарстанда яшәүче һәр кешенең тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән”, - дип ассызыклады министр.
Тантанада катнашучыларны һәм юридик эшкә катнашы булганнарны котлап, министр хезмәттәшләренә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.