Рөстәм Заһидуллин Фәрит Мөхәммәтшинның Пенза өлкәсе губернаторы белән очрашуында катнашты

2023 елның 2 декабре, шимбә

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко белән эшлекле очрашу үткәрде, анда шулай ук Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы белән Пенза өлкәсе арасында хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре тикшерелде.

Олег Мельниченко Татарстан җитәкчелегенә яхшы күршелек мөнәсәбәтләре өчен рәхмәтен җиткерде һәм безнең төбәкләрнең алга таба үзара хезмәттәшлеген үстерүгә ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International