Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин #ТатарстанОнлайн программасында кунакта булды. Эфир Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә юридик ярдәм күрсәтү темасына багышланган иде.
Программа барышында министр республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына күрсәтелә торган юридик ярдәм чаралары, түләүсез юридик ярдәм сорап кемнәр мөрәҗәгать итә алуы һәм Дәүләт юридик бюросы нинди мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә икәнлеге турында җентекләп сөйләде.
Эфирны сылтама буенча карарга мөмкин.