Инвалидлар декадасы кысаларында республика халкына хезмәт, административ законнар, мәҗбүри медицина иминияте буенча иминият тәэмин ителеше, шифаханә-курорт дәвалануы мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
“Добрая Казан” коммерцияле булмаган автоном оешмасында гражданнар өчен юридик консультацияләрне Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәтхуллин һәм хакимиятнең профильле органнары, шулай ук Татарстан Республикасы Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары вәкилләре үткәрде.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең һәрберсе белән сөйләшү булды, закон нигезләмәләре җентекләп аңлатылды, вәкаләтле һәм күзәтчелек органнарына гаризалар проектларын әзерләүдә ярдәм күрсәтелде.
Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниятуллов “Россия Кызыл Хач” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлегендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча кабул итү үткәрде.
Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр арасында яшьләр дә, өлкән яшьтәге кешеләр дә бар иде. “Гражданнарны кабул итү халыкның хокукый грамоталылыгын арттыруның мөһимлеген һәм гражданнарга түләүсез югары профессиональ юридик ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү кирәклеген тагын бер кат исбатлады”, - дип билгеләп үтте җитәкче урынбасары.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү “Демография” милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.