Рөстәм Заһидуллин: “Коррупциягә каршы экспертиза үткәрү институты норматив хокукый актларның юридик чисталыгын тәэмин итүгә һәм гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыру гарантиясенә юнәлдерелгән”

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Татарстан Республикасы закон проектларына коррупциягә каршы экспертиза турында” матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин җавап бирде.

“Татарстанда коррупциягә каршы экспертиза үткәрү системасы формалаштырылган, ул күп баскычлы. Закон проектлары эшчәнлеге өлкәсендә аеруча күп баскычлар бар, - дип башлады чыгышын Рөстәм Заһидуллин. Нинди дә булса министрлык яки ведомство тарафыннан эшләнгән закон проекты Юстиция министрлыгында экспертиза уза һәм, Хөкүмәт регламентына ярашлы рәвештә, Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетына һәм аның экспертлар советына карауга җибәрелә”,-дип өстәде ул.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының коррупциягә каршы экспертиза үткәрү эшчәнлегенә йомгак ясап, Рөстәм Илдус улы хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 декабренә булган мәгълүматларга караганда, Министрлык тарафыннан Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының 2 830 проектына коррупциягә каршы экспертиза үткәрелгән, шуларның 163е-Татарстан Республикасы законнары проектлары. 11 проектта 12 коррупция факторы ачыкланган.

Министрлык шулай ук республика башкарма хакимият органнары үткәргән актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза статистикасын гомумиләштерә.

Министр сүзләренчә, 2023 елның 9 аенда республика башкарма хакимият органнары тарафыннан 1906 проект һәм 330 норматив хокукый актка коррупциягә каршы экспертиза үткәрелгән. 2023 елның 9 аенда 5 проектта коррупция факторлары ачыкланган.

2018 елдан ТР Юстиция министрлыгында норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү һәм проектлар эшләү буенча стажировка мәйданчыгы эшли. Быел 24 хезмәткәр стажировка үтте, шуларның 8е - республика башкарма хакимият органнары вәкилләре һәм 16сы җирле үзидарә органнары белгечләре.

“Гомумән алганда, коррупциягә каршы экспертиза үткәрү институты халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өчен каршылыксыз норматив хокукый база булдыруга юнәлдерелгән”, - дип йомгаклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International