ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Алма-бирмә” форумында коррупциягә каршы сәясәт буенча дәүләт программасының үтәлеше турында сөйләделәр

2023 елның 8 декабре, җомга

Бүген ИТ-паркта Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган “Алма — бирмә” республика коррупциягә каршы форумы узды. Форум эшендә Министрлык хезмәткәрләре “2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасын үтәүгә багышланган тематик стендны тәкъдир иттеләр.

Программада 10 бурыч билгеләнгән, алар кысаларында коррупциягә каршы юнәлештәге 100дән артык чара гамәлгә ашырыла. Аның үтәлешенә федераль органнар, дәүләт хакимияте органнары, бизнес-берләшмә вәкилләре һәм иҗтимагый оешмалар җәлеп ителгән. Программада коррупциягә каршы пропагандага һәм коррупциягә каршы укытуга аерым игътибар бирелә. Республика хөкүмәте ел саен аның үтәлешен бәяли һәм, кирәк булганда, программаның аерым чаралары индикаторларының кыйммәтләренә төзәтмәләр кертә.

Форум кысаларында коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсларында җиңүчеләрне һәм номинантларны бүләкләү тантанасы узды.

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү буенча эксперт Хәмидуллина Гөлназ Мөнир кызына Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәргәндә нәтиҗәле һәм сыйфатлы эшләгән өчен Рәхмәт хаты тапшырдылар.

Рөстәм Заһидуллин шулай ук Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруга керткән зур өлеше өчен Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ректоры Титов Николай Леонидовичны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International