Татарстан Республикасы Хөкүмәте сентябрьдә карар кабул итте, ул җәмәгать судьяларының эш шартларын тамырдан үзгәртәчәк. Карар белән җәмәгать судьяларына биналар бирү тәртибе генә түгел, көнкүреш мәсьәләләре дә җайга салыначак. Мисал өчен, документ нигезендә хезмәт мәйданының минималь нормасы бер җәмәгать судьясына 245 кв. метр тәшкил итә. Һәр суд участогы бинасында судьяның шәхси кабинетыннан һәм кабул итү бүлмәсеннән тыш, канцеляриянең һәм эшләр алып бару бүлегенең аерым кабинеты, киңәшү бүлмәсе, шаһитлар, адвокатлар һәм прокурорлар өчен бүлмә, ял бүлмәсе, ашау-эчү бүлмәсе булырга тиеш. Шулай ук карар буенча һәр суд участогында суд приставлары, конвой өчен бүлмә, хөкем ителә торганнар өчен камера, архив бүлмәсе, суд участоклары администраторы кабинеты карала.
Җәмәгать судьялары өчен буш урыннар эзләү бурычы карар белән һәм җәмәгать судьялары турында Татарстан Республикасы Законы нигезендә республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына йөкләнә.
“Бизнес-онлайн” интернет-газетасына итервьюсында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов хәбәр иткәнчә, әлегә кадәр җәмәгать судьяларын урнаштыру мәсьәләсе Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә кискен тора иде. Әмма 1 ноябрьгә ул хәл ителергә тиеш: төзүчеләр ремонттан соң Чаллыдагы элеккеге поликлиника бинасын тапшырырга тиеш, анда җәмәгать судьяларының 20 суд участогы күчәчәк. Түбән Камада шундый ук ремонт тәмамланган инде, җиһазлар алуга тендер игълан ителгән, һәм барлык җәмәгать судьялары шулай ук бер бинада урнашачак.
Казанда бу җәһәттән эшләр бик әйбәт түгел, дип дәвам итте министр. Монда шәһәр мэриясе ярдәмендә җәмәгать судьялары өчен Вахитов районында бина бирелде һәм ремонтланды. Менә аларның Киров районындагы коллегалары стеналарында гөмбәчекләр үрчеп тора торган бинада эшләп яталар. “Мэр монда да безгә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте, - диде М.Корманов, - без ышанабыз ки, бу районда социаль ипотека буенча чираттагы йорт төзелгәндә аның беренче катында җәмәгать судьяларын урнаштыру өчен урыннар бүлеп бирелер.
Шуңа бәйле рәвештә, Казан өчен федераль хакимиятләр өстәмә рәвештә җәмәгать судьяларына дүрт штат берәмлеге бирде, безнең хәзер Вахитов һәм Яңа Савиново районанарында сораулар килеп туды. Дөрес, беренче очракта ул озакламый хәл ителер: безгә Идел буе район судының элеккеге бинасын бирделәр, һәм без хәзер аны ремонтлауга акча эзлибез.
Республикада барысы188 җәмәгать судьялары суд участоклары бар. Үткән ел муниципаль берәмлекләр башлыклары ярдәме белән без Чирмешән, Мамадыш, Аксубай һәм башка районнарда суд участокларының ун бинасын файдалануга тапшырдык.
Якын киләчәктә Сарманда, Алабугада һәм кайбер район үзәкләрендә җәмәгать судьялары суд участоклары өчен биналар тапшырылуы көтелә”.
Сүзен йомгаклап, министр 2014 ел азагына җәмәгать судьяларының барлык суд участоклары да яхшы эш һәм көнкүреш шартлары булган урыннар белән тәэмин ителер дип ышаныч белдерде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге