2013 елга Татарстан Республикасы юстиция министры тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы буенча юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров быелның 19 сентябрендә Балык Бистәсе муниципаль районында гражданнарны кабул итте. Кабул итү урыны һәм вакыты турында “Сельские горизонты” район газетасында белдерү бирелгән иде.
Кабул итүгә 6 граждан килде.
Сораулар муниципаль ихтыяҗлар өчен җир кишәрлекләре сатып алу тәртибенә, гомуми таралыштагы файдалы казылмаларны чыгару өчен лицензия алуга, күзәтүче органнарның карарларына һәм суд карарларына шикаять белдерүгә, социаль пособиеләр билгеләүгә, салым кичерүләре бирү шартларына кагылды.
Гражданнарны кабул итү барышында Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.И.Гыйльманов та катнашты.
Барлык сораулар буенча мөрәҗәгать итүчеләргә тиешле аңлатулар бирелде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге