Дәүләт юридик бюросы республика халкына хокукый ярдәм күрсәтү буенча күчмә кабул итүләр үткәрә

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Татарстан дәүләт юридик бюросы республика халкы өчен “Демография” милли проекты кысаларында күчмә юридик консультацияләр үткәрүне дәвам итә.

“Быел без республика районнарына һәм шәһәрләренә 40 тапкыр чыктык. Чираттагы чыгу 8 декабрьдә булды. Мондый чаралар безнең халкыбызга оператив, квалификацияле һәм системалы рәвештә түләүсез хокукый ярдәм күрсәтергә ярдәм итә”, – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт бюросы җитәкчесе Марс Фәтхуллин.

Гражданнарны Апас районында Марс Расыйх улы һәм профильле ведомство вәкилләре, шулай ук адвокат һәм нотариус кабул итте. Гражданнарны еш кына каты коммуналь калдыклар өчен түләү, эш бирүчедән хезмәт хакы түләтү, шулай ук торак һәм социаль законнар белән бәйле мәсьәләләр кызыксындыра.

“Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан филиалында барлык теләүчеләргә җитәкче урынбасары Рафаэль Гыйниятуллов киңәшләр бирде. Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләргә закон таләпләре аңлатылды һәм вәкаләтле органнарга гаризалар проектларын әзерләүдә ярдәм күрсәтелде.

Исегезгә төшерәбез, ТР Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре шулай ук 8-843-222-60-60 кайнар линия телефоны номеры буенча юридик консультацияләр бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International