ТР юстиция министры Татарстан Муниципаль берәмлекләр Советының XVIII съездында катнашты

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

Бүген Казанда “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясенең XVIII съезды узды, аның эшендә Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.

Муниципаль берәмлекләр советы съезды - ел саен үткәрелә торган чара, анда Татарстанда җирле үзидарә үсешенең төп юнәлешләре тикшерелә һәм билгеләнә.

Традицион рәвештә съездда республиканың беренче затлары, барлык 956 муниципаль берәмлек вәкилләре, шулай ук Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре башлыклары, муниципаль берәмлекләр һәм дәүләт хакимияте вәкилләре, территориаль иҗтимагый советлар җитәкчеләре катнаша.

Күп еллар дәвамында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Хокук мәсьәләләре буенча совет белән үрнәк (модель) муниципаль актлар эшләү, муниципаль актларны законнарга туры китерү өлешендә хезмәттәшлек итә. Совет вәкилләре Министрлык тарафыннан җирле үзидарә органнары өчен оештырылган укыту семинарларында, конкурс комиссияләрендә һәм стажировкаларда катнашалар.

2023 елның 11 аенда “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы кысаларында ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан 17 укыту семинары, авыл җирлекләре башлыкларын 22 видео кабул итү, шулай ук 4 стажировка үткәрелде, аларда республиканың 11 районыннан, Казан һәм Чаллы шәһәр округларыннан 22 муниципаль хезмәткәр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International