Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы гражданнарын хокук мәсьәләләре буенча видео аша кабул итү

2013 елның 20 сентябре, җомга

2013 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов хокук мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы гражданнарын видео аша кабул итте.  

Районда яшәүчеләрне Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Е.Д. Игнатьева тәкъдим итте.
Гражданнар видео аша кабул итү барышында күп балалы гаиләләргә җир салымы буенча ташламалар алу мөмкинлегенә, күп фатирлы йортта аренда шартнамәсе буенча фатирлар алуга һәм башкаларга бәйле сорауларга җавап алдылар. 

Бөтен сорауларга да законнар нигезендә тиешле аңлатмалар бирелде.  

Министр ай саен төрле муниципаль районнар гражданнары белән шул рәвешле аралаша.

Муниципаль районнарда яшәүчеләрне онлайн-кабул итүләр сорауларын һәм аларга җавапларын Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында “Еш бирелә торган сораулар” бүлегендә урнаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International