Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан ителә

2023 елның 26 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Министрлыкның кадрлар резервына вазыйфаларның төп һәм әйдәп баручы төркемнәре буенча конкурс игълан итә.

Вазыйфалар исемлеге белән “Кадрлар сәясәте” бүлегенең “Вакантлы вазыйфалар/кадрлар резервына кертү” бүлекчәсендә җентекләп танышырга мөмкин.

Конкурста катнашу өчен гаризаларны, кирәкле документлар белән, 2024 елның 15 гыйнварына кадәр конкурс комиссиясе секретаре кабул итә: Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 йорт, 109 каб., тел.222-60-32, 222-60-27. Конкурс комиссиясе утырышы 2024 елның 1 февралендә (якынча) узачак.

Конкурс үткәргәндә конкурс комиссиясе кандидатларны Татарстан Республикасы Юстиция министрының “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә  (кадрлар резервына кертү) конкурс үткәрүне оештыру турында” 2023 елның 24 ноябрендәге 165од номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә  (кадрлар резервына кертү) конкурс үткәрү методикасында (https://minjust.tatarstan.ru/file/pub/pub_4001281.pdf) каралган тест нәтиҗәләре һәм индивидуаль әңгәмә нәтиҗәләре нигезендә бәяли.

Тестларга әзерләнү өчен кандидат үзенең һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен конкурс кысаларыннан тыш “Россия дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы” федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында (https://gossluzhba.gov.ru.) алдан тест үтә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International