Татарстан Юстиция министрлыгы кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә

2024 елның 1 гыйнвары, дүшәмбе

Министрлыкта “белгечләр” категориясендәге вазыйфаларның әйдәп баручы төркеменә кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан ителә.

Вазыйфалар исемлеге белән “Кадрлар сәясәте” бүлегенең “Вакантлы вазыйфалар/кадрлар резервына кертү” бүлекчәсендә җентекләп танышырга мөмкин.

 Конкурста катнашу өчен гаризаларны кирәкле документлар белән бергә 2024 елның 18 гыйнварына кадәр конкурс комиссиясе секретаре кабул итә: Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 йорт, 109 каб., тел.222-60-32, 222-60-27. Конкурс комиссиясе утырышы 2024 елның 6 февралендә (якынча) узачак.

Конкурс үткәргәндә конкурс комиссиясе кандидатларны Татарстан Республикасы Юстиция министрының “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә  (кадрлар резервына кертү) конкурс үткәрүне оештыру турында” 2023 елның 24 ноябрендәге 165од номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә  (кадрлар резервына кертү) конкурс үткәрү методикасында (https://minjust.tatarstan.ru/file/pub/pub_4001281.pdf) каралган тест нәтиҗәләре һәм индивидуаль әңгәмә нәтиҗәләре нигезендә бәяли.

Тестларга әзерләнү өчен кандидат “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы” федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында https://gossluzhba.gov.ru. үзенең һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен конкурс кысаларыннан тыш алдан тест үтә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International