Спорт бәйрәмендә

2013 елның 23 сентябре, дүшәмбе

2013 елның 22 сентябрендә Казан-Арена” стадионы тирәсендә спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен өстен күрүчеләр дә,  профессионаллар да җыелган иде, алар йөгерү буенча “Бөтен халык кроссы -2013”тә катнашырга килгәннәр. Исегезгә төшерәбез,  әлеге вакыйганың тарихы бай һәм ул Бөтенроссия йөгерү көненә багышлана.   

 Чыннан да, стадион каршындагы мәйданда аяк басарга урын юк иде – 2013 метр арада көч сынашырга 20 меңнән артык кеше килгән. Бу массакүләм ярышларга мәктәп укучылары, югары уку йортлары студентлары, урта һөнәр белеме уку йортлары укучылары, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, дәүләт хезмәткәрләре һәм спортны якын күргән башка бик күпләр килгән иде. Традиция буенча гаилә командалары йөгерүләре, спорт ветераннары  йөгерүләре, VIP-өйгерүләр һәм массакүләм йөгерүләр оештырылды. Бу юлысы программада велосипедчылар узышлары да булды. Яшенә һәм физик әзерлегенә карап, катнашучыларга берничә йөз метрдан алып ике километрдан артыграк ара билгеләнгән иде. Бу спорт бәйрәмендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы да катнашты, аның составында кырыктан артык кеше бар иде.  Мәгълүм булганча, Министрлык хезмәткәрләре мондый ярышларда чын күңелдән  катнашалар.  Бу юлы да бирелгән дистанцияне бик шәп уздылар. 

Бу ярышларда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы  дружинасының илһамчысы Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов булды. Ул, “Бөтен халык кроссы -2013кысаларында VIP-велосипед ярышларында катнашып, беренче урынны алды һәм аңа җиңүче Кубогы һәм беренче дәрәҗә диплом тапшырылды.  Ул Кубок аның өчен “Бөтен халык кроссы”нда яулаган өченче кубогы иде.  Чын күңелдән котлыйбыз!

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International