2013 елның 20 сентябрендә, безнең республикада, тулаем Россия Федерациясендә быел дүртенче мәртәбә Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көне уздырылды. Исегезгә төшерәбез, мондый чара “Россия юристлары ассоциясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла.
Гражданнарны кабул итү һәм аларның мөрәҗәгатьләрен үзләре барында карау өчен республикада эш көне дәвамында (Казанда – 9.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр, районнарда һәм башка шәһәрләрдә – 8.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр) халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең 56 үзәге һәм пункты үз ишекләрен ачты.
Көн яңгырлы булуга карамастан, җәмәгатьчелекне кабул итү урыннары буш тормады: күп кенә гражданнар квалификацияле юристларга төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иттеләр. Беренче чиратта мөрәҗәгать итүчеләрне торак һәм җир кодексларының аерым нигезләмәләре шәрехләве кызыксындырды, гражданнарны тагын җирләрне ызанлаштыру, җиргә милекчелек, хосусыйлаштыру, дача амнистиясе мәсьәләләре кызыксындырды.
Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көнендә гражданнарны турыдан-туры кабул итүдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җитәкчелеге дә катнашты.
Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны Татарстан Республикасы юстиция министры, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе М.М. Корманов тыңлады һәм сорауларга җавап бирде, ә “Бердәм Россия” партиясе рәисенең Региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны министр урынбасарлары Надежда Рагозина һәм Мөхәррәм Ибәтов кабул итте.
Моннан тыш, бу көнне юридик проблемаларны хәл итү өчен Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының кабул итү бүлмәсенә, “Бердәм Россия” партиясенең район (шәһәр) бүлекчәләре кабул итү бүлмәләренә, шулай ук Россия юристлары ассоциясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең Казандагы, Әлмәттәге, Бөгелмәдәге һәм республиканың бүтән шәһәрләрендәге халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин иде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге