Дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан ителде

2024 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2024 елның 10 гыйнварында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан ителде.

Вазыйфалар исемлеге белән “Кадрлар сәясәте” бүлегенең “Вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс” бүлекчәсендә җентекләп танышырга мөмкин.

 Конкурста катнашу өчен гаризаларны кирәкле документлар белән бергә 2024 елның 30 гыйнварына кадәр конкурс комиссиясе секретаре кабул итә: Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 йорт, 109 каб., тел.222-60-32, 222-60-27.

Конкурс комиссиясе утырышы 2024 елның 15 февралендә (якынча) узачак.

Тестларга әзерләнү өчен кандидат “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы” федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында https://gossluzhba.gov.ru. үзенең һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен конкурс кысаларыннан тыш алдан тест үтә ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International