Яралану буенча иминият түләүләрен алу, хәрби-табиб комиссияләре нәтиҗәләренә шикаять бирү, салымнарны исәпләүнең нигезлелеге, кредит бурычларын исәптән чыгару һәм башка күп нәрсәләр. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтелә, шул исәптән юридик яктан да.
“Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан филиалында түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү буенча атна саен гражданнарны кабул итү дәвам итә. Кабул итү барышында Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросының баш белгече Марат Шәрәфетдиновка махсус хәрби операциядә катнашучы 2 граждан мөрәҗәгать итте, аларга гамәлдәге законнар нигезендә җентекле аңлатмалар бирелде һәм вәкаләтле органнарга, күзәтчелек органнарына гаризалар проектларын әзерләүдә ярдәм күрсәтелде.
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү “Демография” милли проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.