Юстиция министрлыгы хезмәткәре йөзү буенча ярышларда бронза медаль яулады

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Алабугада йөзү буенча “SPRINT MASTERS” абсолют беренчелегендә ачык республика ярышлары узды. Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әйдәп баручы консультанты Семен Сметанин стартларда катнашты.

Ул 50 метрлы дистанцияне брасс ысулы белән 33,01 секундта үтеп, гомуми зачетта 3 урын өчен бронза медаль алды.

Шулай ук Казан шәһәренең җыелма командасы составында безнең хезмәткәр ирекле стиль белән 4х50м дистанциядә эстафета йөзү буенча алтын медаль яулады, дистанциянең үз өлешен 25,98 секундта узды.

“Өченче тапкыр ярышларда матур һәм кунакчыл Алабуга шәһәрендә катнашам. Бу ярышлар “Мастерс” категориясендәге Россия чемпионатына әзерләнү өчен бик яхшы плацдарм. Өстәвенә, бу - дуслар, абыйлар һәм апаларның суда очрашу урыны. Ярышларда катнашу спорт осталыгын камилләштерергә, яхшы физик форманы һәм дисциплинаны сакларга этәрә”, -диде Семен Сметанин.

Министрлык коллективы коллегасын чын күңелдән котлый һәм киләчәктә спорт өлкәсендә һәм һөнәри өлкәдә җиңүләр тели!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International