Татарстан Дәүләт юридик бюросы “Юстиция кварталы” на күченде

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Юстиция министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы “Юстиция кварталына” күченде. Татарстанлылар өчен барлык хокукый хезмәтләр комплексы булган заманча урын Һади Такташ урамында урнашкан.

Исегезгә төшерәбез, «Демография» илкүләм проекты кысаларында Казанда кешеләрнең иминлеген саклау линиясе буенча республика Дәүләт юридик бюросы ачылды. Бюро Татарстан Юстиция министрлыгының ведомство карамагындагы учреждениесе булып тора һәм 2022 елның 1 ноябреннән эшли башлады.

Хәзер Татарстан Дәүләтюридик  бюросы хезмәткәрләренә квалификацияле юридик ярдәм сорап Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 124 йорт, 2 корпус адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Җәмәгать транспортында ничек барып җитәргә: «Казан ярминкәсе» тукталышы, 6, 8, 12 номерлы троллейбуслар, 4, 5, 47, 68,74 номерлы автобуслар. Тукталыштан Урта Кабан күле ягына хәрәкәт итәргә.

Эш вакыты дүшәмбедән җомгага кадәр 09.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты 13.00 сәгатьтән 13.45 сәгатькә кадәр.

Түләүсез юридик консультацияләр алу өчен түбәндәге телефоннар аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8 (843) 598-40-55; 8 (843) 598-40-46; 8 (843) 598-40-53.

Элегрәк ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, учреждение түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә катнашучыларның барысын да координацияләячәк, ә хокукый консультация мөрәҗәгать итүчеләргә аларның категориясенә карамыйча  биреләчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Дәүләт юридик бюросы эшендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына хокукый ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелә.

«ВКонтакте»социаль челтәрендә ТР Юстиция министрлыгы һәм ТР Дәүләт юридик  бюросының рәсми берләшмәләре турында искә төшерәбез. Язылыгыз һәм яңалыкларны күзәтеп барыгыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International