Бүген, 24 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында аттестация комиссиясе утырышы уздырылды, ул аттестациягә кертелгән Министрлык аппараты дәүләт граждан хезмәткәрләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен бәяләде.
Аттестация уздыруның Министрлык буенча расланган графигы нигезендә составына, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы әйдәүче бүлекләре башлыкларыннан гайре, Казан (Идел буе) федераль университетының конституциячел хокук һәм кеше хокуклары кафедрасы профессоры Ә.Г.Гатауллин, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе аппараты җитәкчесе М.Х.Вафин, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының граждан һәм хезмәт хокукы кафедрасы доценты В.А. Гуревич кергән аттестация комиссиясе алдында вазыйфага туры килү “имтиханын” Министрлык хезмәткәрләре Дмитрий Арапочкин, Гүзәл Дәминова, Татьяна Новикова, Александр Мухачев, Марат Хәсәнов бирделәр.
Тавыш бирү йомгаклары буенча аттестация комиссиясе әгъзалары бертавыштан карар кабул иттеләр: Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратыннан аттестациягә кертелгән барлык дәүләт граждан хезмәткәрләре биләгән вазыйфаларына туры килә, шулардан закон проекты эше бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Гүзәл Дәминова вазыйфаи үсеш тәртибендә вакантлы вазыйфаны биләү өчен кадрлар резервына тәкъдим ителде.
Комиссия утырышын юстиция министрының беренче урынбасары С. Н. Столяров алып барды.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге