Татарстан дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәтхуллин белән берлектә республиканың Арча районында түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул итү узды. Мондый чараларны оештыру “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Халыкны кабул итүне район прокуратурасы, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе бүлеге, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминият фонды, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, суд приставлары хезмәте, адвокатлар коллегиясе филиалы һәм нотариат вәкилләре алып барды.
Гражданнарда җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре, социаль тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белгечләргә карата күп сораулар туды. Барлык мөрәҗәгатьләргә дә муниципаль район халкы квалификацияле җаваплар алды.
Гражданнарны түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чираттагы күчмә кабул итүне агымдагы елның 7 февралендә Әтнә муниципаль районында уздыру планлаштырыла.