“Киләчәк уеннары”нда 100 дән артык ил вәкилләре катнашачак

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

21 февральдән 3 мартка кадәр Казанда “Киләчәк уеннары” узачак. Бу физик (physical) һәм цифрлы (digital) киңлекләрне берләштергән принципиаль яңа мультиспорт турниры. Бу яңа форматтагы спорт чарасы, анда катнашучылар киберспортта да, чын спорт мәйданчыгында да күнекмәләрен күрсәтергә тиеш.

Ярышларда дөньяның 100 иленнән 2 меңнән артык спортчы һәм киберспортчы катнашачак. Уеннарда 21 дисциплина буенча турнирлар узачак, алар “спорт”, “тактика”, “стратегия”, “технологияләр” һәм “тизлек” дип аталган биш категориягә бүленәчәк.

Тулы дисциплиналар программасы белән “Киләчәк уеннары”ның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International