Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумы залында узган Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышында катнашты.
Утырышта ТР Судьялар советы эшчәнлегенең оештыру мәсьәләләре, шул исәптән Совет комиссияләренең 2023 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2024 елга эш планын билгеләү каралды.
Юстиция министрлыгы республика судьялар берләшмәсе белән җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник, оештыру-хокукый, кадрлар һәм финанс тәэмин итү мәсьәләләре буенча актив хезмәттәшлек итә.
“Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында Министрлык электрон гадел хөкемне гамәлгә кертү буенча зур комплекслы эш алып бара. Мәсәлән, барлык суд участоклары “гибрид почта” белән файдалана, бу республика халкына “Дәүләт хезмәтләрендә” шәхси кабинетта документлар алу мөмкинлеге бирә.
Моннан тыш, татарстанлылар һәм оешмалар җәмәгать судьясына Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары порталы аша электрон рәвештә мөрәҗәгать итә алалар. Хезмәттән 90 000нән артык физик һәм юридик зат файдаланган инде.
Исегезгә төшерәбез, дәгъва гаризалары, җәмәгать судьяларына шикаятьләр яки электрон рәвештә башка документлар тапшыру өчен түбәндәгеләрне башкарырга кирәк:
- җәмәгать судьялары порталында “Шәхси кабинет” ачарга;
- “Процессуаль документ тапшыру”, мөрәҗәгать итү ысулын сайларга һәм мәгълүматны тутырырга;
- җәмәгать судьясы участогын, эш төрен һәм башка мәгълүматны сайларга;
- электрон документ төрен сайларга һәм аны судка җибәрергә.