Кичә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов җитәкчелегендәге белгечләр төркеме Чүпрәле муниципаль районында булып кайтты.
Ул район Совет аппаратының һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башкарма комитетлары башлыклары һәм секретарьлары катнашында уздырылган эшче киңәшмәдә җирле үзидарә турында законнардагы яңалыклар хакында сөйләде, кабул ителгән муниципаль норматив хокукый актларны бердәм регистрга кертү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәрү зарурлыгын ассызыклады.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе эшчәнлеген тәэмин итү секторы мөдире А. Томилин киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын шундый ук муниципаль комиссияләр эшчәнлегенә юнәлдерде һәм шул җәһәттән законнардагы үзгәрешләр белән таныштырды.
Районда булганда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссия эшчәнлегенә, шулай ук районның административ комиссиясе эшчәнлегенә тикшерү уздырылды; ачылган җитешсезлекләрне бетерү буенча тиешле рекомендацияләр бирелде.
Юстиция министры урынбасары М. Ибәтов шулай ук шәхси мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге