Татарстан Республикасы Прокуратурасында “Хокук həм хəят - Право и жизнь в Татарстане” журналының редакция коллегиясе утырышы узды. Утырыш эшендә юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов һәм Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәтхуллин катнашты.
“Хокук həм хəят - Право и жизнь в Татарстане” журналы иҗтимагый-сәяси һәм шул ук вакытта фәнни басма буларак карала, әмма аның төп бурычы элеккечә үк Татарстан Республикасы халкын хокукый агарту, гражданнарны закон чыгару һәм норматив актлар белән таныштыру булып кала, моңа журнал редакциясе Татарстан Республикасы хокук саклау һәм хокукны куллану органнары эшчәнлеген яктырту буенча үз функцияләрен актив башкарырга тырышып ярдәм итәргә тиеш.
Утырыш кысаларында 2023 елга йомгак ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде, шулай ук хокук фәнен һәм практикасын үстерүнең актуаль мәсьәләләре, халыкны хокукый һәм рухи яктан агарту өчен киләчәктә ведомствоара хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, редколлегия составына ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәтхуллинны кертү турында карар кабул ителде.