Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында кадрлар резервына кертүгә конкурс йомгаклары

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында кадрлар резервына кертүгә конкурс узды.

Конкурс комиссиясе карары белән Сметанин Семен Игоревич җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм бүлеге башлыгы вазыйфасына кадрлар резервына кертү конкурсында җиңүче дип танылды.

Кадрлар резервына кертү конкурсында хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы советнигы  вазыйфасына лаеклы дип Шакирова Элина Рәис кызы һәм Швец Ярослав Геннадиевич танылды.

Кадрлар резервына кертү конкурсында норматив хокукый актларны теркәү һәм хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы советнигы вазыйфасына лаеклы дип Андреев Максим Александрович, Мингалиева Җәмилә Искәндәр кызы, Сметанин Семен Игоревич, Хәсәнова Әдилә Әхәт кызы танылды.

Комиссия утырышында эксперт сыйфатында доцент, юридик фәннәр кандидаты, “ТИСБИ” Идарә университетының җинаять хокукы һәм процессы кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкаручы Бадамшин Салават Корбангали улы катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International