Юстиция министрлыгында коллективның гомуми җыелышында юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов “Татарстан - казанышлар республикасы” дигән лекция үткәрде. Ул Татарстан Республикасының сәнәгать, фән, мәдәният, мәгариф өлкәсендәге нәтиҗәләре турында сөйләде.
Чыгыш барышында министр урынбасары билгеләп үткәнчә, алты ел элек ил Президенты Владимир Путин 2030 елга кадәр Россиянең биш милли үсеш максаты турында Указга кул куйган иде. Аларны гамәлгә ашыру өчен 2019 елда милли проектлар эшли башлады. Халыкны, кешеләрнең сәламәтлеген һәм иминлеген саклау — милли үсеш максатларының берсе. Соңгы елларда тулаем илдә дә, республикабызда да, һәр шәһәрдә һәм районда милли үсеш максатларына ирешү юлында конкрет нәтиҗәләргә ирешелде. Гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән зур эшләр башкарылды.
Халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен илкүләм проектлар буенча эш алдагы елларда да дәвам итәчәк.