Узган ялларда Татарстан Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Лыжня России - 2024” Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында катнаштылар.
Быел “Лыжня России” Ленинградны блокададан тулысынча азат итүнең 80 еллыгына багышланды. Чара “Демография” милли проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында үткәрелә.
“Минем кебек күп кенә спорт сөючеләр белән бер дулкында булу бик кызыклы тәҗрибә. Быел бу чарала икенче тапкыр катнаштым, әмма чаңгыда шуу буенча зур тәҗрибәм бар. Миңа бу ошый. Дистанцияләр җиңел булмады, әмма финишка барысы да диярлек килеп җитте”, – диде Министрлыкта мобилизация эше буенча белгеч Айдар Шакиров.
Хезмәттәшләребезгә чарада актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез һәм спорт рухын саклауларын телибез!