15 февральдә, Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгы уңаеннан Татарстан халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Белгечләр консультацияләре Казанда ТР Халыклар дуслыгы йортында оештырылачак.
Республика халкының сорауларына Россия Федерациясенең пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, ТР буенча Росреестр идарәсе, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының территориаль органнары, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары вәкилләре җавап бирәчәк.
Татарстанлылар җир һәм хезмәт законнары, медицина һәм социаль тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр буенча консультацияләр ала алачак.
Гражданнарны 15 февральдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Павлюхин урамы, 57 йорт, 1 корпус адресы буенча көтеп калалар.