Арча һәм Әтнә муниципаль районнарына күчмә чара

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Министрлык хезмәткәрләре Арча һәм Әтнә районнарының җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль районга керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәүне өйрәнү буенча күчмә чаралар үткәрделәр.

Чара барышында кадрлар хезмәте хезмәткәрләренә һәм коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы затларга “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү”, “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программалары чараларын үтәү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.

Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, дәүләт вәкаләтләрен үтәгәндә эш нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан тәкъдимнәр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International