Бүген Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышы узды. Утырышта эшче төркем әгъзалары Татарстан Республикасы законнарының түбәндәге проектлары турында фикер алыштылар:
“Физик культура һәм спорт турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”;
”Татарстан Республикасы авария-коткару хезмәтләре һәм авария-коткару формированиеләре турында” Татарстан Республикасы Законының 9 һәм 11 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында”;
“Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында”.
Утырыш йомгаклары буенча “Физик культура һәм спорт турында” һәм “Татарстан Республикасының авария-коткару хезмәтләре һәм авария-коткару формированиеләре турында” законнарга үзгәрешләр кертү турындагы закон проектлары хупланды һәм Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы каравына билгеләнгән тәртиптә кертеләчәк.