Татарстанда яшәүче 30дан артык кеше Ленинградны фашист блокадасыннан азат итүнең 80 еллыгы кысаларында түләүсез юридик ярдәм алды

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Быел илебез Ленинград блокадасын тулысынча өзүгә 80 ел тулуны билгеләп үтә. Бу Хәрби дан көне, герой-шәһәрне фашист блокадасыннан азат итү аның халкының һәм яклаучыларының тиңсез батырлыгы символына әверелә.

Республика Юстиция министрлыгы бәйрәм һәм истәлекле даталар кысаларында республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар оештыра. Бүген мондый чара Татарстан халыклары дуслыгы йортында оештырылды.

Түләүсез юридик ярдәмне төрле дәүләт хакимияте органнары белгечләре күрсәтә. Гражданнарга түләүсез нигездә республиканың Дәүләт юридик бюросы, Россия Федерациясе пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, ТР буенча Росреестр идарәсе, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының территориаль органнары, ТР Конституция Советы, ТР Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары вәкилләре консультацияләр бирде.

Һәрбер мөрәҗәгать итүче барлык сорауларына тулы җаваплар ала алды. Гомумән алганда, 38 кешегә 40 мәсьәлә буенча хокукый ярдәм күрсәтелгән, шуларның 6сы буенча хокукый документлар төзелгән.

“Күрсәтелгән хокукый ярдәм өчен рәхмәт. Хәзер мин кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген беләм. Белгеч минем соравымны җентекләп өйрәнде һәм хәлне чишүнең объектив юлын күрсәтте. Кабул итүдән соң ышаныч тойдым”, - дип белдерде Казанда яшәүче ханым.

Мөрәҗәгатьләрнең күбесе торак-коммуналь хуҗалыкка, гражданлык хокукына, җир һәм гаилә законнарына кагылышлы иде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республика хакимияте органнарына, адвокатура һәм нотариат вәкилләренә, шулай ук Татарстан Халыклары дуслыгы йорты җитәкчелегенә чараны үткәрүдә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International