Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эш төркеменең Питрәч районына күчмә чарасы

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

2024 елның 15-16 февралендә Татарстан Республикасы Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме тарафыннан Питрәч муниципаль районына күчмә тикшерү үткәрелде. Хокук бозуларны профилактикалау системасын тәшкил итүче төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары тарафыннан районның муниципаль учреждениеләрендә күрсәтелгән юнәлештә эшне оештыру, шул исәптән “2014-2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору” дәүләт программасы үтәлеше өйрәнелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашапов, Башкарма комитет җитәкчесе Вадим Никитин, район прокуроры ярдәмчесе Ранис Гыйльманов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча башлыгы Азат Хәбибрахманов, районның барлык хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды.  Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме эше турында фикер алыштылар һәм йомгаклар ясадылар.

Мөхәррәм Ибәтов хокук бозуларны профилактикалау муниципаль программасы чараларын үтәү индикаторларын кертү кирәклегенә басым ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International