ТР Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре Татарстан халкына ярдәм итүләрен дәвам итәләр

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

ТР Дәүләт юридик бюросы республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Кабул итү көн саен Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 124 адресы буенча үткәрелә. Гражданнар еш кына торак һәм гаилә законнары, кулланучылар хокукларын яклау, социаль ярдәм күрсәтү һәм пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәләр.

“Демография” милли проектының максатларының берсе - халыкны, кешеләрнең сәламәтлеген һәм иминлеген саклау. “Демография” милли проекты кысаларында “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы аша кешеләрнең иминлеген саклау линиясе буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә. Мисалга, Татарстан дәүләт юридик бюросында 2 төркем инвалидка акчаларны кире кайтару турында судка дәгъва гаризасы әзерләүдә ярдәм күрсәттеләр.

Ир - ат сүзләренчә, 2021 елда танышы расписка буенча 50 000 сум күләмендә акча алып торган, кайтару вакыты - 4 ай. Вакыт узгач, дусты акчаны кире кайтармаган, элемтәгә чыкмаган, бурычны түләү буенча чаралар күрмәгән.

Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросының баш белгече Марат Шәрәфетдинов аңлатып узганча, Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 309 статьясында йөкләмәләр йөкләмә шартлары һәм закон таләпләре, башка хокукый актлар нигезендә тиешенчә үтәлергә тиеш, ә мондый шартлар һәм таләпләр булмаганда — эшлекле әйләнеш йолалары яки гадәттә куела торган башка таләпләр нигезендә үтәлә. РФ ГК 810 статьясының 1 пунктына ярашлы рәвештә, заемчы заем бирүчегә алынган акчаны яклар билгеләгән срокларда кайтарырга тиеш.

Моннан тыш, Гражданлык кодексының 811 статьясы нигезендә, заемчы заем суммасын вакытында кайтармаган очракта, аңа процентлар түләнергә тиеш.

Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 151 статьясының 1 пункты нигезендә, әгәр гражданга аның шәхси милеккә карамаган хокукларын бозучы яки гражданга караган башка матди булмаган байлыкларга һөҗүм итүче гамәлләр (физик яки әхлакый газаплар) мораль зыян китерсә, шулай ук законда каралган башка очракларда суд хокук бозучыга күрсәтелгән зыянны акчалата компенсацияләү бурычын йөкли ала.

“Без документларны өйрәндек һәм җавап тотучыдан акча куллану өчен процентлар суммасын түләттерү, шулай ук мораль зыянны компенсацияләү турында судка гариза әзерләдек. 2024 елның февралендә суд гариза бирүченең таләпләрен канәгатьләндерү турында карар чыгарды”, - дип хәбәр итте Марат Газимҗан улы.

Бушлай хокукый консультация алуга һәм кабул итүгә язылу телефоннары: 8 (843) 598-40-55; 8 (843) 598-40-46; 8 (843) 598-40-53.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International