Юстиция министрлыгында авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын үтәү максатыннан Министрлык тарафыннан расланган график нигезендә авыл җирлекләре башлыкларын видео кабул итүләр үткәрелә.

Бүген министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә республиканың Азнакай һәм Аксубай муниципаль районнары авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр.

Чарада Азнакай муниципаль районы советының торак пунктлар белән эшләү секторы мөдире Наил Сабирҗанов, Аксубай муниципаль районы башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, Азнакай һәм Аксубай муниципаль районнары составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм бүлеге башлыгы Альберт Камалетдинов катнашучыларга законнардагы иң мөһим үзгәрешләр турында хәбәр итте. Моннан тыш, торак пунктлардан килгән сорауларга җаваплар бирелде.

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү, шулай ук актларны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгару буенча вәзгыять турында хәбәр итте.

 Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлегенең әйдәп баручы советнигы Елена Гавриленко административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, шулай ук мөлкәти булмаган характердагы таләпләр буенча суд карарларын үтәү мәсьәләсенә тукталды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International