КФУның юридик факультетының гыйльми советы утырышы

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

КФУның юридик факультетының гыйльми советы утырышы

Казан (Идел буе) федераль университетында юридик факультетның гыйльми советы утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов катнашты.

Министрлык КФУның юридик факультеты белән “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасында каралган дәүләт хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү чараларын үткәрү, шулай ук университет студентларының Министрлыкта практика узу мәсьәләләре буенча тыгыз хезмәттәшлек итә.

Ел саен Татарстан Юстиция министрлыгында югары уку йортларының 400дән артык студенты практика үтә. 2023 елда юридик факультетның 3 курс студентлары эш практикасы барышында Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын формалаштыруда катнаштылар. Практика вакытында студентлар регистрда булган муниципаль актларның 3 меңгә якын актуаль редакциясен эшләделәр.

“Муниципаль регистрда республиканың җирле үзидарә органнарының 280 меңнән артык акты бар, ел саен 15 меңнән ким булмаган сандагысы актуальләштерелә. Студентлар тарафыннан башкарылган эш - Татарстанның муниципаль актларын системалаштыруга кыйммәтле өлеш! Алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өметләнәбез!- дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Чара барышында Мөхәррәм Ибәтов КФУның юридик факультетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы мөдире, юридик фәннәр кандидаты Солтанов Евгений Батыр улына, шулай ук 2023 елда министрлыкта практика үткән студентларга Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International