Алабугада Алабуга район советының XI хисап сессиясе узды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин, Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан кунаклар Алабуга районының сәнәгать предприятиеләре һәм “Алабуга” махсус икътисадый зонасы резидентлары җитештергән продукция күргәзмәсе белән таныштылар. Хисап сессиясе барышында Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев районның 2023 елгы социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлары турында сөйләде.
Утырыш район активистларына бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.