ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Буа районында гражданнарны кабул итте

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

Татарстан дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәтхуллин район прокуратурасы, республика ведомстволары һәм министрлыклары, шулай ук адвокатура һәм нотариат вәкилләре белән бергә республиканың Буа районында гражданнарны күчмә кабул итте.

Җирле халык белгечләргә җир һәм милек мөнәсәбәтләре, социаль тәэмин итү һәм мобилизацияләнгәннәргә түләүләр мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә үз хокукларын яклау өчен эш итү тәртибе аңлатылды.

Марс Фәтхуллин сүзләренчә, күчмә кабул итүләрне үткәрү ТР Дәүләт юридик бюросының халык белән эшендә мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Ел дәвамында ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчелеге республиканың барлык 45 районын да әйләнеп чыга, бушлай юридик ярдәм күрсәтә.

Моннан тыш, квалификацияле юридик ярдәм сорап Татарстан Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләренә Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 124 нче йорт, 2 нче корпус адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Эш вакыты дүшәмбедән җомгага кадәр 09.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты 13.00 сәгатьтән 13.45 сәгатькә кадәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International