Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Юстиция министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык тарихы
Элемтә өчен мәгълүмат
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Дәүләт хезмәтләре
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Аналитик материаллар
Түләүсез юридик ярдәм
Хокукый белем бирү
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү
Җирле үзидарә
Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты
Гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру
Товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Цифрлы трансформация
Ситуацион үзәк
Монополиягә каршы комплайнс
Файдалы мәгълүмат
Документлар
Планнар, программалар, проектлар
ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентлары
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаштырган документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Министрлыкның эчке документлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының исәпкә алу сәясәте
Татарстан Республикасы законнары җыентыгы
ТР дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан эшләнелә торган норматив хокукый актлар проектларын юридик-техник рәсмиләштерү буенча методик тәкъдимнәр
Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча гамәли тәкъдимнәр
Министрлык тарафыннан әзерләнгән ТР норматив хокукый актлары проектлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеге турындагы мәгълүматны мәгълүматтан файдаланучы гарызнамәсе буенча аңа бирү тәртибе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларны юллау
Сайтка ярдәм
Сәхифәләр
Гражданнар мөрәҗәгате
Министрлык җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Законнар
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Еш сорала торган сораулар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы
Халыкка бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне
2013 елның 27 сентябре, җомга
Безнең сайтта хәбәр ителгәнчә, 20 сентябрьдә безнең республиканың теләсә кайсы гражданы теге яисә бу проблема буенча квалификацияле белгеч-юристларга мөрәҗәгать итә ала. Мондый мөмкинлек Халыкка бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә мөмкин була. Исегезгә төшерәбез, бу чара республикада квартал саен Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе инициативасы буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
Бу көнне түләүсез юридик ярдәм республиканың барлык территориясендә 56 пунктта күрсәтелә. “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәләре базасында һәр муниципаль районда җәмәгатьчелекне кабул итү урыннары әзерләнә. Россия юристлары ассоциясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең биш үзәге эшли, болар: Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре. Консультация сорап, шулай ук Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә һәм “Бердәм Россия” партиясе рәисенең Казандагы региональ җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиленең Чаллыдагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләренең ишекләре 9:00 сәгатьтән алып 17:00 сәгатькә кадәр шәһәрләрдә, 8:00 сәгатьтән алып 16:00 сәгатькә кадәр авыл районнарында ачык иде.
Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре, адвокатлар һәм нотариуслар эксперт-консультантлар ролендә булды.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов, аның беренче урынбасары С.Н.Столяров, республика прокурорының беренче урынбасары А.Ю.Николаев, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары М.В.Скирда, бер-берен алмаштырып, Россия Федерациясе Президентының кабул итү бүлмәсендә 15 гражданны кабул итте.
Казанда 10 участокта 82 граждан түләүсез юридик ярдәм алды. Алабуга шәһәрендә 51 кеше мөрәҗәгать итте.
Нотариуслар бу көнне – 152 кеше, адвокатлар – 150, прокуратура хезмәткәрләре – 94 кеше кабул итте.
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне сорап, пенсионерлар күбрәк мөрәҗәгать итә. Иң күп бирелә торган сораулар арасында – ызанлау, җиргә милекчелек, хосусыйлаштыру, дача амнистиясе һәм башка мәсьәләләр.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге .
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Стажировка, уңайлы график һәм социаль пакет: Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы яшь белгечләрне чакыра
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы юридик белгечлекләр буенча укуларын тәмамлаучылар өчен вакансияләр ярминкәсендә катнашты. Кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы советнигы Лениза Галиева кызыксыну белдергән 40 студент өчен консультацияләр үткәрде.
MAX та инвалидлар һәм пенсионерларның цифрлы таныклыклары барлыкка килде
Хәзер MAX илкүләм мессенджерында цифрлы ID нигезендә ташламаларга формалаштырыла торган таныклыкны телефон экраныннан күрсәтүнең уңайлы функциясе бар.
20
апрель, 2026 ел
Татарстан муниципалитетлары муниципаль актлардагы законнарга туры килмәүнең 94% ын бетергән
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында республика гавами хакимияте органнарының “Кодекс” автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә узды. Утырышны министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов уздырды.
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары югары дәүләт бүләгенә лаек булды
Җирле үзидарә көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән алдынгы хезмәткәрләргә югары дәүләт бүләкләре тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз