Татарстанда күп балалы гаилә статусы сроксыз вакытка биреләчәк

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы утырышы узды.

Экспертлар советы әгъзалары халыкка адреслы социаль ярдәм турында республика законына һәм Татарстан Республикасы Гаилә кодексына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы закон проектын карадылар.

2024 елның 2 гыйнварыннан Россия Президентының “Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында” Указы чыкты. Указга ярашлы рәвештә, Россия Федерациясендә өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаилә күп балалы гаилә дип таныла, аның статусы сроксыз билгеләнә. Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары өлкән балага 18 яшь тулганчы яки ул көндезге уку формасында укыган очракта, 23 яшькә кадәр бирелә.

Тиешле үзгәрешләр халыкка адреслы социаль ярдәм турында республика законына һәм Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 150 һәм 152 статьяларына кертеләчәк. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә социаль ярдәм чараларына хокуклы күп балалы гаиләләр саны артачак, чөнки хәзер мондый чаралар хәзер бала көндезге формада укыганда 23 яшькәчә биреләчәк, элек ул 18 яшькә кадәр иде.

Закон проектын карау өчен Татарстан Дәүләт Советына җибәрү планлаштырыла.

Моннан тыш, бүген, Федераль Җыенга Юлламасында Россия Президенты Владимир Путин “Гаилә” милли проектын эшләтеп җибәрү турында игълан итте.

Нәрсә эшләргә тәкъдим ителә: 

- Гаилә ипотекасы программасын 2030 елга кадәр озайтырга,

-  2030 елга кадәр 3 нче бала туганда ипотеканы түләүдә ярдәмне озайтырга,

 - икенче һәм аннан соңгы балалар өчен салым ташламасын арттыру,

- ана капиталы программасын ким дигәндә 2030 елга кадәр озайту.

“Күп балалы гаилә нормага әверелергә тиеш. Туу күрсәткечләре Россиядәге уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк булган төбәкләр 75 млрд сумнан да ким булмаган ярдәм алачак”, - дип ассызыклады Владимир Путин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International