2013 елның сентябре азагында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмати-аналитик эш, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 2012 -2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасын гамәлгә ашыруны план нигезендә тикшерүләр уздырылды.
Тикшерү барышында коррупциягә каршы комиссяләрнең, хезмәттәге тәртипкә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтларын җайга салу комиссияләренең эшләү мәсьәләләре каралды, районның ведомство һәм муниципаль коррупциягә каршы программалары, коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре, шулай ук башка программа чараларын гамәлгә ашыру барышы өйрәнелде.
Исегезгә төшерәбез, быелның апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары рәсми сайтларының бүлекләрен “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштыруга һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләрне раслау турында” 04.04. 2013 № 225 карары чыгарылды. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп тору Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына йөкләнгән иде. Шуңа бәйле рәвештә тикшерүләр барышында тикшерелә торган хакимият органнарының рәсми сайтларындагы “Коррупциягә каршы” бүлекләрендә урнаштырыла торган мәгълүматка аерым игътибар бирелә.
Башкарма хакимият органнарының һәм җирле үзидарә органнарының рәсми сайтлары бүлегендә бастырып чыгарылырга тиешле мәгълүмат урнаштырылмаган очракларда Министрлык белгечләре әлеге органнарның рәсми сайтларының шушы бүлеген эшләүне камилләштерү буенча рекомендацияләр бирәләр.
Тикшерүләрнең башлангыч йомгаклары һәм Комитетның эшчәнлеген камилләштерү буенча гомуми рекомендацияләр Татарстан Республикасы Социаль-мониторинг комитеты җитәкчесе вазыйфаларын үтәүче О.Ю. Семеновага, Алабуга районында район Советы Аппараты җитәкчесе А.В. Романовага җиткерелде.
Тикшерү йрмгаклары буенча белешмәләр белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтындагы “Коррупциягә каршы” бүлегенең “2012 -2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы үтәлешен тикшереп тору” бүлекчәсендә танышырга мөмкин.