Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе һәм Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны бергәләп кабул иттеләр

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Республика халкына махсус хәрби операциядә катнашучыларга хәрби-табиб комиссмясе һәм дәвалану, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренең түләүләр алулары, уллыкка алу, шулай ук гаилә һәм торак  законнары буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.

Гражданнар өчен юридик консультацияләрне Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәтхуллин һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская үткәрде.

Мөрәҗәгать итүчеләргә хокукый характердагы аңлатмалар бирелде. Аларның һәрберсе белән җентекле сөйләшү булды, закон нигезләмәләре аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International